ЯҢАЛЫКЛАР

12
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 11 сентябрендә социаль педагог Газиева Гүзәл һәм Баулы районында социаль эш буенча белгеч Сөләйманова Айгөл «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Милосердие» Баулы районында «Безнең сәламәтлек-безнең кулларда» Бөтенроссия аеклык көненә багышланган чара үткәрелде. Әлеге чарага, алкогольле эчемлекләргә бәйле рәвештә, гаилә эчендәге конфликтлар булган социаль хезмәтләр алучылар килде.

Бөтенроссия «аеклык көне» кысаларында ДБУ «Гармония» социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологлары Нурлат муниципаль районында Төхвәтуллина Ләйсән һәм Таймуллина Надежда шәһәрнең үзәк мәйданында «Мин сәламәт яшәү рәвеше яклы» акциясе үткәрделәр, акциянең максаты – аек яшәү рәвешен пропагандалау.

“Экстремизмга – юк!” декадасы кысаларында 11 нче сентябрь көнне Балтач район "Наз" үзәгенең социаль  тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнүчеләр Чепья авыл китапханәсендә терроризмга каршы оештырылган түгәрәк өстәлдә катнаштылар.

2018 нче елның 11 нче сентябрендә  “Наз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Лилия Зарипова җитәкчелеге астында “Волонтер” үзәге активистлары “Экстремизмга – “ЮК!” дип әйт” акциясен уздырдылар.

2018 нче елның 11 нче сентябрендә Дөньякүләм аеклык көне уңаеннан,О.Н. Исаев исемендәге Урта Көшкәт урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Наз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Гүзәл Зиганшина чара үткәрде.

Питрәч «Шатлык» приютында  тәрбияләнүчеләр, тәрбиячеләре  Апакимова Р.Х. белән “Тормыш өчен куркыныч хәлләрдә - өйдә, урамда һәм җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» - дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрелде. Әлеге дәреснен максаты: рациональ карарлар кабул итү һәм кыен хәлләрдән чыга белү юлларын таба белергә өйрәтү кагыйдәләре белән таныштылар. Балалар терроризм турында бик күп яңалык белделәр.”Нишләргә?, әгәрдә сине заложник итеп алсалар”. Дискуссиядә актив катнаштылар, яхшы белем сыйфаты күрсәттеләр.

Автор: Дәүләт казна учреждениясенең Питрәч муниципаль районындагы “Балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шатлык” социаль приюты”.

Айлыкны үткәрү кысаларында “Экстремизмга -юк” кисәтү чарасында 10 нчы сентябрьдә бәләкәй төркем тәрбиячесе Карнаухова Е.С. җитәкчелегендә, балалар “Безнең белән бул!”, “Без экстремизмга каршы”, “Чиста күк йөзе” дигән белешмәлекләр таратты. Акциянең максаты: халыкта төрле террористик, экстремистик идеологияләргә карата тискәре канаш   һәм нәфрәт булдыру.

Автор: Дәүләт казна учреждениясенең Питрәч муниципаль районындагы “Балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шатлык” социаль приюты”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International