«Мин сәламәт яшәү рәвеше яклы» акциясе

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

Бөтенроссия «аеклык көне» кысаларында ДБУ «Гармония» социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологлары Нурлат муниципаль районында Төхвәтуллина Ләйсән һәм Таймуллина Надежда шәһәрнең үзәк мәйданында «Мин сәламәт яшәү рәвеше яклы» акциясе үткәрделәр, акциянең максаты – аек яшәү рәвешен пропагандалау. Акция барышында шәһәр халкына «аеклык»турында үз фикерләрен белдерү мөмкинлеге тәкъдим ителде. Чара ахырында тематик белешмәлекләр һәм буклетлар таратылды. Мондый акцияләр бик актуаль булып тора, чөнки аек тәрбия уңышының нигезе булып өлкәннәрнең һәм ата-аналарның аек тормыш рәвеше тора, алар һәрвакыт һәм барысында да үсеп килүче буын өчен үрнәк булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International