ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2018 ел
җомга

10 август изге җомга  көнендә «Яшьлек» скверында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен үткәрелгән фестиваль барышында, Мамадыш районының “Кайгырту” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан “Шатлык өләш” хәйрия чарасы  үткәрелде.

2018 елның 9 нчы августында хезмәт буенча инструктор Галиуллина Гүзәл социаль ярдәм алучы әниләр һәм сабыйлар арасында “Фигуралар өйрәнәбез: түгәрәк, квадрат” темасына дәрес уздырды. Бу дәреснең максаты – балаларны түгәрәк һәм квадрат белән таныштыру, ана һәм сабый арасында конструктив узара бәйләнеш күнекмәләре формалаштыру.

«Без бергә» клубы эшчәнлеге кысаларында 2018 нче елның 9 августы көнне «Веста» Үзәге социаль педагогы Олеся Мингазетдинова авырлыклары булган, социаль адаптация, шул исәптән, мөмкинлекләре чикләнгән балигъ булмаган балалар белән «Мин шат синең белән аралашырга!» дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: эре һәм вак моториканы формалаштыру, үз-үзеңне дөрес үстерү,  шулай ук конструктив хезмәттәшлек һәм аралашу формаларын беркетү.

Бүген “Яшьлек” скверында коляскалы инвалидлар фестивале узды. Районыбыздан анда катнашырга җитмештән артык кеше чакыру алган иде. Фестивальдә катнашучыларны мунициапль район башлыгы Анатолий Иванов тәбрикләде.

Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә"Алло, без талантлар эзлибез", дигән чираттагы конкурс узды.

Олылар һәм балалар тулы көч, сәламәт, матур булырга телиләр. Ә моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? Бары тик сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә кирәк.

Сәламәт яшәү рәвеше «Style» программа кысаларында социаль ярдәм күрсәтү карамагында булган балалар белән социаль педагог Виктория Иванова һәм психолог Светлана Белорусова саф һавада физкультурачылар көненә багышланган дәрес үткәрделәр.

   Россиядә hәр елны августның икенче шимбәсендә физкультурачылар  көне билгеләп үтелә. Бәйрәм алдыннан «Алабуга өлкән яшьтәгелэр hәм инвалидлар интернат-йорты»нда «Сәламәт булу – димәк бәхетле булу» дигән сәламәтләндерү чарасы уткәрелде.

10 август  2018 ел, җомга

    Сонгы 10 ел эчендә балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек якынча 2 тапкырга арткан. Кагыйдә буларак мондый балалар әти-әниләре аналык хокукыннан мәхрүм ителгән  яки имин булмаган гаиләләрдә үсә. Гаиләдә килеп туган проблемалар, әти-әни белән начар мөнәсәбәтләр, финанс кыенлыклар кичерү баланы урамга “этеп” чыгара.

    Социаль дезадаптация һәм хокук бозуларны профилактикалау, үз-үзеңне дөрес тотуның кулай алымнарын формалаштыру максатыннан, «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Гөлшат Зиннатова “Үзеңә ышан” технология кысаларына таянып  дәрес үткәрде.

Әтнә муниципаль районы “Изгелек” үзәге хезмәткәрләре, өлкән яшьтәге социаль ярдәмгә мохтаҗ гражданнарны  ачыклау максаты белән, ялгыз һәм ялгыз яшәүче  70 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге гражданнарның өйләренә чыгып, тормыш шартларын тикшерүне дәвам итә. Эш барышында, социаль  хезмәткәрләр тарафыннан, өлкән яшьтәге гражданнарның   яшәү шартлары турында актлар төзелеп, ярдәмгә мохтаҗлык тикшерелә.

10 нчы август 2018 нче ел, җомга

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә    физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Зиянгирова наркотикларсыз тормыш кысаларында «Спорт безнең иң яхшы дустыбыз!» дигән спорт - сәламәтлек чарасы үткәрде.

Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен, хәрәкәт активлыгын арттыру, юмористик хисләр, артистизм талантлар һәм гыйльми кызыксынуны уяту.

Спорт чарасы командаларны,  җанатарларны сәламләү белән башланып китте. Капитаннар  үз командаларын тәкъдим иттеләр. Төп өлешендә катнашучыларга кызыклы конкурслар тәкъдим ителде: туп белән йөгерү, сикерү, кегли һәм обруч белән эстафеталар. Анда алар үзләрен һәм үзләренең спорт, акыл сәләтләрен, күнекмәләрен курсәттеләр. Барлык этаплар киеренке   көрәштә үттеләр. Җанатарлар  үз командалары өчен кайгырды. Барысы да барлык көчен җыеп финишка беренчеләрдән булып килергә тырышты. Үткәрелгән спорт бәйрәме  катнашучыларны  берләштерде беркемне дә битараф калдырмады. Социаль хезмәт алучылар үзләрен чын коллектив дип хис иттеләр!

Эстафеталар  сулышны һәм тәнне тынычландыру  күнегүләре белән тәмамланды.   

Чарада 19 кеше катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International