Наркотикларсыз тормыш кысаларында «Спорт безнең иң яхшы дустыбыз!» дигән спорт чарасы

2018 елның 10 августы, җомга

10 нчы август 2018 нче ел, җомга

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә    физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Зиянгирова наркотикларсыз тормыш кысаларында «Спорт безнең иң яхшы дустыбыз!» дигән спорт - сәламәтлек чарасы үткәрде.

Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен, хәрәкәт активлыгын арттыру, юмористик хисләр, артистизм талантлар һәм гыйльми кызыксынуны уяту.

Спорт чарасы командаларны,  җанатарларны сәламләү белән башланып китте. Капитаннар  үз командаларын тәкъдим иттеләр. Төп өлешендә катнашучыларга кызыклы конкурслар тәкъдим ителде: туп белән йөгерү, сикерү, кегли һәм обруч белән эстафеталар. Анда алар үзләрен һәм үзләренең спорт, акыл сәләтләрен, күнекмәләрен курсәттеләр. Барлык этаплар киеренке   көрәштә үттеләр. Җанатарлар  үз командалары өчен кайгырды. Барысы да барлык көчен җыеп финишка беренчеләрдән булып килергә тырышты. Үткәрелгән спорт бәйрәме  катнашучыларны  берләштерде беркемне дә битараф калдырмады. Социаль хезмәт алучылар үзләрен чын коллектив дип хис иттеләр!

Эстафеталар  сулышны һәм тәнне тынычландыру  күнегүләре белән тәмамланды.   

Чарада 19 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International