«Алабуга өлкән яшьтәгелэр hәм инвалидлар интернат-йортында” физкультурачылар көнен билгеләп үттеләр

2018 елның 10 августы, җомга

   Россиядә hәр елны августның икенче шимбәсендә физкультурачылар  көне билгеләп үтелә. Бәйрәм алдыннан «Алабуга өлкән яшьтәгелэр hәм инвалидлар интернат-йорты»нда «Сәламәт булу – димәк бәхетле булу» дигән сәламәтләндерү чарасы уткәрелде.

   Өлкәннәребез үзләрен физкультурачы ролендә куеп карадылар, разминка, суставлар өчен гимнастика ясадылар. Алга таба кызыклы эстафета, викторина hәм спорт турында ребуслар чишү, музыкотерапия дәвам итте.

   Физкультурачылар  көне «Алабуга өлкән яшьтәгелэр hәм инвалидлар интернат-йорты»нда менә шулай күңелле үтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International