“Шатлык өләш” хәйриясе Мамадыш "Забота" үзәге

2018 елның 10 августы, җомга

10 август изге җомга  көнендә «Яшьлек» скверында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен үткәрелгән фестиваль барышында, Мамадыш районының “Кайгырту” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан “Шатлык өләш” хәйрия чарасы  үткәрелде. Хәйрия барышында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән Ахметзянова  Регинага яңа уку елына мәктәп кирәк –яраклары алу өчен,  өч меңнән артык акча җыелды. Регина һәрдаим тәрбиягә мөхтаҗ унөч яшьлек кыз бала, «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Мамадыш мәктәп-интернат”ынын өйдә уку бүлегендә белем ала.

Хәйриядә  катнашкан һәрбер игелекле йөрәкле кешеләргә ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International