ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

6 нчы сентябрь 2018 нче ел, пәнжешәмбе

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт буенча инструктор  Зәмфирә Суфьянова социаль хезмәт  алучылар өчен, Бөтендөнья аеклык көне кысаларында, оригами техникасы кулланып, көзге өрәнге яфрагы  ясау буенча  мастер  класс үткәрде.

Чараның максаты:  матур кәгазьдән ясалган өрәнге яфраклары аша болытлы ямьсез  көзге көндә кешеләрдә нурлы, бәйрәм кәефе тудыру һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру.

Хезмәт буенча инструктор  мастер  класста катнашучыларга аеклык көне бәйрәменең тарихы белән таныштырды, актив яшәү рәвеше алып баруларын теләде. Иҗади эшчәнлек барышында катнашучылар өрәңге агачы исеменең каян килгәнен һәм аның көз символы булып торуы турында мәгълүмат алдылар. Мастер  класста катнашучылар шулай ук өрәңге агачыннан тагы нинди әйберләр ясап булганы турында фикер алыштылар.

Хезмәт буенча инструктор оригами техникасын кулланып,  өрәнге яфрагы ясау өчен кәгазьне бөкләү тәртибен сөйләде һәм үз кулы белән ясап күрсәтте. Социаль хезмәт алучылар үзара  аралашып, җылы атмосферада рухи байлык алып, артстудия бүлмәсен бизәү өчен төрле төстәге  өрәңге яфраклары ясадылар.

Шөгыль коллективта хезмәттәшлек итү тәҗрибәсен баетты.

   Чарада 13 кеше катнашты.

Шушы көннәрдә “Алабуга” махсус икътисадый зонасында Алабуга районы Башкарма Комитетының җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рыбакова Л.Н., Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Алабуга районындагы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Прохорова С.В., “Ышаныч” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Чернышева И.Р.  ООО “Армстронг Билдинг Продактс” компаниясы директоры А.Н. Евдокимов белән эшлекле очрашу уздырды. 

2018 елның 4 сентябрендә ата-аналары алиментлар түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалар белән гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү өчен гражданнарны беренче бердәм кабул итү көне узды.

Кабул итүдә үз гаиләсенә ничек ярдәм күрсәтергә кирәклеге турында сөйләделәр, бирелгән сораулар буенча аңлатмалар һәм тиешле киңәшләр бирелде, аерым алганда – Чистай һәм Түбән Кама районнарының суд приставлары хезмәтенә, Чистай һәм Түбән Кама шәһәр прокуратураларына башкарма җитештерү шартларын өстәмә ачыклау өчен мөрәҗәгать итәргә.

Татарстан халкы өчен мондый очрашулар һәр айның беренче сишәмбесендә үтәчәк.

«Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр белән спорт- физкультура буенча күнегүләрне саф һавада үткәрүгә зур игътибар бирелә.

05.09.2018. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт социаль хезмәт алучылары һәм хезмәткәрләре «Экстремизмга-юк!» дигән ункөнлек кысаларында очрашу узды. Анда «Энилэр» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафиуллин һәм иерей Тимофей, Чистай шәһәр прокуроры ярдәмчесе Сергеев Р. Н., ЦПЭиТ полиция майоры Федотов Ю. Н., Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Ксенофонтов М. И. составындагы Чистай муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясенең мәгълүмат-пропаганда  төркеме катнашты.       

Анда экстремизмны һәм террорчылыкны профилактикалау, социаль, этник һәм дини нигездә низагларны булдырмау, халыкның террорчылык һәм экстремистлык идеологиясе күренешләренә карата түзеп тора алмаучанлыгын булдыруга юнәлтелгән иҗтимагый фикер формалаштыру мәсьәләләре каралды.

2018 нче елның 4 нче сентябрендә Балтач “Наз” үзәгенең тернәкләндерү бүлекчәсенә Борбаш мәдәният йорты үзешчән сәнгать хезмәткәрләре “Экстремизмга – Юк!” декадасы кысаларында  хәйрия концерты белән килделәр. “Без мәрхәмәтлелек яклы” исеме астында үткәрелгән тематик – музыкаль кичә тернәкләнүчеләр күңеленә хуш килде.

      03нче сентябрь  көнне Сарман районы “Шәфкатъ”  халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәр өчен терроризм һәм экстремизмга каршы көрәшкә багышланган  “Бесланда террорчылык акты корбаннарын искә алу” исемле фильм күрсәтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International