Эшлекле очрашу

2018 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

     Шушы көннәрдә “Алабуга” махсус икътисадый зонасында Алабуга районы Башкарма Комитетының җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рыбакова Л.Н., Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Алабуга районындагы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Прохорова С.В., “Ышаныч” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Чернышева И.Р.  ООО “Армстронг Билдинг Продактс” компаниясы директоры А.Н. Евдокимов белән эшлекле очрашу уздырды. Очрашу барышында иганәчелек сораулары күтәрелде, социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында уздырылучы гаилә һәм балаларның тормышларын яхшыртуга, аларга алга таба яшәүгә көч табырга ярдәм итүгә юнәлтелгән чаралар уздыруга компаниянең ярдәм күрсәтә алу мөмкинлекләре турында сүз барды. Шундый чараларның берсе – “Ышаныч” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә эшләп килүче  “Иҗади гаилә мәктәбе” проекты. Бу проектның төп максаты булып авыр хәлдә калган гаиләләрдәге әти-әниләр һәм балаларда өстәмә хезмәт күнекмәләре булдыру, алга таба аларда шушы юнәлештә үз эшен булдыру яки оешмаларга эшкә урнашу мөмкинлекләрен арттыру тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International