Без сәламәт яшәү өчен, КЦСОН "Милосердие", г.Нижнекамск

2018 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

Үзәкнең спорт мәйданында гына түгел, шәһәр паркларында да спартакиада, эстафета, төрле ярышлар уздырыла.

2018нче елның 4нче сентябрь көнне үзәктә ял итүчеләр өчен скандинавия йөреше турында дәрес үткәрелде.

Үзәкнең инструкторы Елена Федулина өлкән яшьтәге ял итүчеләргә һәм инвалидларга спортның бу төре, аның сәләмәтлектә файдасы турында сөйләде, таяклар белән дөрес йөрү кагыйдәләрен өйрәтте.

Ял итүчеләр сәләмәт яшәргә өйрәткән тирән эчтәлекле бу дәрестән канәгать булдылар. Скандинавия йөрешенең авыруларга каршы тору чарасы гына түгел, гомумән кәефне күтәрү өчен дә бик мөһим икәнен аңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International