“Изгелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү белгечләре 2017 елда ПАО «ЛУКОЙЛ» ның социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында катнашып, 50000 сум күләмендә грант оттылар. Проект Күшәр авылында яшәүче, 1 нче төркем инвалид Камаева Рүзия Мәҗит кызына пандус һәм күтәрткеч алуга юнәлдерелгән иде.
“Изгелек” үзәге хезмәткәрләре тарафыннан инвалидка урамда һәм өй шартларында уңайлы мохит тудыру максатыннан, «Topzdrav» интернет- кибете аша техник җиһазлар 2018 елның 4 маенда кайтартылды. Рузия Камаева проектны тормышка ашыручыларга зур рәхмәтен белдерде.