Әтнә муниципаль районының инвалид балалары Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясендә кунакта булдылар

2019 елның 8 декабрендә Әтнә муниципаль районының инвалид балалары Габдулла Тукайның туган ягы - Арча районының Яңа Кырлай авылында Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясендә кунакта булдылар. Аларга мондый мөмкинлекне ТР Дәүләт Советы депутаты Кәримов Габделхәй Йосыф улы тудырды. Программа саф һавада үткәрелгән интерактив квесттан торды. Балалар бик күп маҗаралар– борынгы әкиятләр, җиңел булмаган табышмаклар, тылсым һәм могҗизалар белән очраштылар. Барлык урман юлларын һәм сукмакларын белүче Шүрәле, мәрхәмәтле Шайтан, шаян Убырлы Карчык, борынгы Аждаһа, көчле һәм кыю Батыр, матур Алтынчәч, Таһир һәм Зөһрә   кечкенә сәяхәтчеләрне күп биремнәр белән сынадылар . Экскурсиядән соң балаларны " Кырлай» ресторанында тәмле төшке аш көтә иде. Кышкы сихри урманга сәяхәт балаларның күңелен шатлык белән тулыландырды һәм тылсымлы, матур әкияти хисләр бүләк итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International