"Теләкләр чыршысы" дип исемләнгән яңа ел чарасы

2019 елның 30 декабрендә, Яңа ел алдыннан, Әтнә муниципаль районының «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Наз» Хәйрия фонды белән берлектә аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдәге, шулай ук инвалид балалар өчен хәйрия чарасы узды. Районның иң ерак авылларыннан килгән балалар бәйрәм кәефе һәм тылсым хисләре белән рухландылар. Традиция буенча, балаларны фонд рәисе Сәйфетдинова Нурания Фердобай кызы һәм Үзәк директоры Сәләхиева Зөлфирә Зөфәр кызы якынлашып килүче Яңа ел белән котлап уздылар. Исәптә  торучы 15 бала алдан Кыш Бабайга үз теләкләрен әйтеп хатлар язганнар иде. Бу хатлар “ Метро» сәүдә комплексы чыршысына эленде. Сәүдә комплексына килүчеләр балаларның теләкләрен чынга ашырдылар, аларга тимераяклар да, чаналар да, курчаклар да бүләк иттеләр. Әлеге чара балаларга Яңа ел әкияте атмосферасына чумарга мөмкинлек бирде, ә бүләкләр иң тылсымлы бәйрәмнең якынлашуын тоярга ярдәм итте.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International