"Изгелек" үзәгендә йомгаклау җыелышы

2020 елның 29 гыйнварында Әтнә районы «Изгелек» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге коллективының 2019 елгы эшкә йомгак ясау буенча еллык җыелыш булып узды.

Җыелышта социаль яклау бүлеге җитәкчесе Галиева Әминә Әбделәхәт кызы, «Изгелек» үзәге директоры Сәләхиева Зөлфирә Зөфәр кызы, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Галимҗанова Лилия Октябрис кызы, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Садретдинова Гүзәлия Фаил кызы һәм 11 нче материаль ярдәм күрсәтү бүлеге  мөдире Насыйбуллина Гөлнара Раиф кызы чыгыш ясадылар.

Чыгышларда билгеләп үтелгәнчә, 2019 елда үзәк хезмәткәрләре тарафыннан халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә төп бурычларны хәл итү буенча уңышлы һәм әһәмиятле эш башкарылды. 2019 елда оешмага җиткерелгән дәүләт биреме хезмәт күрсәтүнең барлык төрләре буенча да үтәлгән, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатына карата шикаятьләр килмәгән. Еллык җыелышка йомгак ясап, үзәк директоры коллектив әгъзаларына уңышлы һәм нәтиҗәле эшчәнлек өчен рәхмәт белдерде һәм 2020 елга куелган бурычлар белән таныштырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International