08.10.2019 ел - «Йөрәктән йөрәккә» акциясе

Әтнә районы «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Өлкәннәр декадасына багышланган «Йөрәктән йөрәккә» акциясе дәвам итә. Акция кысаларында  гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә  исәптә торучы балалар узәк карамагында булган өлкәннәрне бәйрәм белән котлыйлар. Бүген, 2019 елның 8 октябрендә, үзәк белгечләре һәм балигъ булмаган балалар тәрбиягә алган гаиләдә яшәүче Закирова Нурсиягә бәйрәм бүләкләрен тапшырдылар. Ул озак вакытлар бердәнбер улы тәрбиясендә яшәгән.    Аның вафатыннан соң, Бадиковлар гаиләсе аны үз гаиләсенә кабул иткән. Матур шигырьләр язылган бәйрәм открыткасы бәйрәм сәбәпчесендә елмаю һәм ихлас күз яшьләре уятты. Нурсия апа кунаклар белән тормыш хатирәләрен яңартты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International