Әтнә муниципаль районында чираттагы бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне

2020 елның 3 нче мартында Әтнә муниципаль районында чираттагы бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне узды. Әлеге чара ата-аналары алимент түләмәгән  балигъ булмаган балалар тәрбияләгән гаиләләр өчен оештырылды.  Бушлай юридик ярдәм күрсәтү Әтнә муниципаль районының «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге  базасында үткәрелде. Кабул итүне Арча һәм Әтнә районнары буенча суд эшчәнлегенең билгеләнгән тәртибен тәэмин итү буенча суд приставы Мостафин Марат Габделхак улы, «Изгелек» үзәгенең вакытлыча директор вазыйфасын башкаручысы Садретдинова Гүзәлия Фаил кызы, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Сабирова Алсу Камил кызы, опека һәм попечительлек секторының баш белгече Мортазина Гүзәлия Котдус кызы алып бардылар. Вәкилләр алиментларны түләү һәм түләтү тәртибен аңлаттылар. Бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне кысаларында 2 гаиләгә алимент түләтү буенча консультатив ярдәм күрсәтелде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International