02.11.2020ел -Социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаиләләр буенча ведомствоара рейдлар

 

 

Имин булмаган гаиләләрдәге хәлне контрольдә тоту, балигъ булмаганнарның хокук бозуларын кисәтү максатыннан, Әтнә районы «Изгелек» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаиләләр буенча ведомствоара рейд оештырдылар. Рейдта Әтнә муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы сәркатибе, «Әтнә» полиция бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү буенча инспекторы һәм опека һәм попечительлек бүлеге белгече катнашты. Социаль куркыныч гаиләләргә мондый рейдлар профилактикалау субъектлары белән берлектә районда атна саен расланган график буенча үткәрелә. Рейдлар барышында махсус контроль астында булган 4 гаилә тикшерелде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International