01.02.2019 ел - Совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көненә багышланган чара

2019 елның 1 нче февралендә “2016-2020 елларда Русия гражданнарына патриотик тәрбия бирү” дәүләт программасы кысаларында “Изгелек” үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре “Бөек Сталинград сугышы” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Чара Совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көненә багышланган иде. Чара барышында социаль педагог балалар белән Сталинград сугышы турында әңгәмә үткәрде. Балигъ булмаганнар герой шәһәр турында үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Азактан “Хәтер көндәлеге. Сталинград балалары” дип исемләнгән видеоролик карап уздылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International