ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Озата баручы ярдәмендә яшәүче корпус 2018 нче елның 6 нчы сентябрь көнне үзенең ишекләрен ачты. Әлеге бинада 3 аерым бүлмә урнашкан.Барысы 15 кеше, шуларның 5се кызлар һәм 10 малай.

"ТЕЛИМ, АЛАМ, КИРӘК! «Здравушка» реабилитация үзәгендә чыгарылыш сыйныф укучылары һәм ата-аналар өчен лекция шундый лозунг астында узды. Чараның чакырылган кунаклары Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече Рәзинә Рәүф кызы һәм «Усеш. Уңыш. Осталын» уку үзенепсихолыгы Капустина Ольга Борис кызы булдылар. «Здравушка» психологлары һәм педагоглары белән берлектә кече яшьтәге балаларның әти-әниләре, иртә балачактан алып балигъ булганчыга кадәр балаларга һөнәри юнәлеш бирү турында сөйләделәр. Белгечләр җыелучыларга үсетнең иртә этапларында баланың урнашу урынын һәм мәнфәгатьләрен ачыкларга кирәклеген аңлаттылар. Шулай ук чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру, инвалидларның хокуклары һәм мөмкинлекләре темасы да күтәрелде. Лекция «сорау – җавап» форматында узды. Чара ахырында барлык җыелган кемеләргә тематик брошюралар һәм белешмәлекләр өләшенде.

2018 елның 13 сентябрендә  “Изгелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Әтнә үзәк район хастаханәсе табиб-эпидемиологы Гыймадеев Азат Фердинант улы белән очрашу узды. Әлеге чара тын юлларының кискен вирус инфекциясен (ОРВИ) һәм гриппны кисәтү,  профилактикалау максатыннан оештырылды. Азат Фердинантович гриппка каршы прививка ясату – авырудан саклану өчен беренче адым икәнен ассызыклады. Эпидемиягә ничек әзерләнергә, авыруны йоктырудан ничек сакланырга, ә инде авырып киткән очракта якыннарны ничек саклап калырга? Грипп симптомнары барлыкка килсә ни эшләргә? кебек сорауларга җавап бирде Белгеч тарафыннан хезмәткәрләргә буклетлар өләшенде. Очрашуда барысы 17 кеше катнашты.

11 сентябрьдә Чирмешән картлар йортында Бөтендөнья аеклык көненә лекция үтте

Аеклык көне – халыкара бәйрәм көн. Күп илләрдә эчкечелек кеше үлеменә китерә торган куркыныч ноктага җитеп бара. Чөнки хәзерге заманда спиртлы эчемлекләр һәр бәйрәм табынында да бар. Бәйрәмнәрдә эчү традициягә кереп бара. Эчкечелектән җәфа чигүчеләр саны елдан ел арта . Эчкечелектән ничек арынырга? Аны ничек булдырмаска? Шундый сорауларга җавап биреп шәфкать тутушы Садреева Т.М. һәм психолог-тәрбияче Шәрифуллина Г.М. лекция укыдылар.

2018 нче елның сентябрендә 4 шәһәрдә Нечкәбил-2018 республика бәйгесе башланды. 8 нче сентябрҗдә ул Яна Чишмә районында үтте. “Нечкәбил” ул халык, гаилә традицияләрен саклап калучы, гаиләләр берлеге.

Чирмешән карталар йортында эшләүче психолог-тәрбияче Шәрифуллина Гөлнәзирә гаиләсе белән (2 улы, кызы, тормыш иптәше белән)әлеге бәйгедә катнашты. Бәйрәмгә ул үзе белән картлар йортында яшәүчеләрнедә алган. Алар бергәләп бәйгедә катнаштылар.

Аутотренинг алымы- релаксация ңюрига бигрәк тә ошады.

Гөлнәзирә гаиләсе белән картлар йортында яшәүчеләр белән бергәләп Игелек гаилә бәйрәмен күрсәттеләр һәм “Гаилә һәм җәмгыять” номинациясе белән 2018 ел Татарстан гаиләләре Фестивалендә катнашучы дипломы һәм истәлекле бүләкләр белән буләкләнделәр.

Социаль хезмәтләр күрсәтү кысаларында  Лениногорск муниципаль районындагы "Исток-Башлангыч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең   социаль-реабилитация бүлегендә шәфкать туташы Лаврентьева А.Ш.  тарафыннан  “Алкоголизм “ темасына багышланган әңгәмә үткәрелде

13 нче сентябрь 2018 нче ел, пәнҗешәмбе  

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә социаль эш буенча белгечләр Рәмзия Хайбулова һәм Мәдинә Мухаматовна социаль хезмәт алучылар белән бергә ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Татарстан – безнең уртак йортыбыз» дигән музыкаль – күңел ачу кичәсе уздырдылар.

Чараның максаты: республика халыклары мәдәниятенә карата кызыксыну уяту һәм музыка иҗатының төрле жанрларында мәдәният - ара бәйләнешләрне саклап калу иде.

Катнашучыларга үзләренең музыкаль сәләтләрен, осталыкларын күрсәтү өчен, белгечләр уеннар аша залда иркен атмосфера булдырдылар. Кичә барышында катнашучылар биеделәр, хор белән җырлар җырладылар, үзләре язган һәм туган якның танылган авторларының шигырьләрен сөйләделәр. Өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучы  башкарган  фигуралы вальс кичәнең бизәге булды.

Шулай итеп, әлеге чара музыка, җыр - биюләр, катнашучыларның сәләтләрен күрсәтергә һәм республикабыз мәдәният ара халыкларының дуслыгын арттыруга булыша.

Зал  артстудиядә, социаль хезмәт алучылар оригами техникасы кулланып ясаган төрле төстәге клен яфраклары белән бизәлде.

Чарада 25 кеше катнашты.

«Ариадна җебе» программасы кысаларында Түбән Каманың «Веста» Үзәгендә эшләүче социал эш буенча белгеч Рита Зәйнуллина социаль хезмәт алучы балалар арасында кейс-методы кулланып «Зарарлы гадәтләр» дип аталган дәрес үткәрде. Максат: балаларга зарарлы гадәтләргә карата үзләренең аңлы мөнәсәбәтен формалаштыруда ярдәм итү.

"3 яшь кризисы" сүзен ишетүгә күп кенә ата-аналар куркып кала. Чөнки бу бала тормышында беренче җитди кризис. Шул ук вакытта ул гаилә әгъзаларының барысына да мәшәкатьләр китерә.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка  комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе белгече Кыямова Э. Р. балигъ булмаган бала һәм ярдщм алучы әни белән шәхси профилактик эш үткәрде. Әнигә балигъ булмаган яшүсмерләргә аны тынычландыру, баланы тиешле процесска кызыксындыру өчен берничә уеннар күрсәтелде.

Балигъ булмаган баланың әнисе гади кагыйдәләрне аңлап, балаларның индивидуаль һәм бер баланы тәрбияләү схемасын башка бала белән кулланырга ярамавын аңлады.

Җәмгыять өчен идеаль кеше тәрбияләү мөмкин булган гомуми схемалар юк. Үз көчегезгә ышаныгыз, түземлек өстәгез, ә иң мөһиме — балагызны акылсыз мәхәббәт белән түгел, ә бәлки шәхесне үстерергә ярдәм итәрдәй эчкерсез мәхәббәт белән яратыгыз.

 «Экстремизмга-юк!" декадасы кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ксения Ведернина 2018 нче елның 11 нче сентябре көнне 11 нче санлы социаль участокта күп балалы, тулы булмаган, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән 28 бала арасында «Кайгы чакырма...» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Максат: балаларга ялган хәбәрләр биргән өчен җаваплылык турында хәбәр итү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International