2018 елның 13 сентябрендә “Изгелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Әтнә үзәк район хастаханәсе табиб-эпидемиологы Гыймадеев Азат Фердинант улы белән очрашу узды. Әлеге чара тын юлларының кискен вирус инфекциясен (ОРВИ) һәм гриппны кисәтү, профилактикалау максатыннан оештырылды. Азат Фердинантович гриппка каршы прививка ясату – авырудан саклану өчен беренче адым икәнен ассызыклады. Эпидемиягә ничек әзерләнергә, авыруны йоктырудан ничек сакланырга, ә инде авырып киткән очракта якыннарны ничек саклап калырга? Грипп симптомнары барлыкка килсә ни эшләргә? кебек сорауларга җавап бирде Белгеч тарафыннан хезмәткәрләргә буклетлар өләшенде. Очрашуда барысы 17 кеше катнашты.