ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2018 ел
дүшәмбе

Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә

# «ДобрыйТатарстан»#»МәрхәмәтлеТатарстан”

“Хәбәр ит! Кайда үлем белән сату итәләр?” Бөтенроссия акциясенең беренче этабы старт алды.

 Киң җәмәгатчелекнең игътибарын законсыз рәвештә наркотиклар әйләнешен кисәтүгә, шулай ук  наркотик бәйлелектәге кешеләрне дәвалау һәм реабилитацияләү максатыннан инде менә сигезенче ел рәттән  “Хәбәр ит! Кайда үлем белән сату итәләр?” Бөтенроссия акциясенең беренче этабы  бүген старт ала.

   12 марттан 23 мартка кадәр татарстанлылар тәүлекара эшләүче  8(843) 273-43-45 “ышаныч телефоны” аша законга каршы гамәлләр хакында хәбәр итә   яки http://ufskn.tatarstan.ru   сайтына    ФСКН идарәсе Интернет -  кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итә алалар.

   Ел саен акция барышында халыктан кергән мәгълүмат  дистәләгән притоннарны ачыкларга һәм ябарга, законсыз наркотиклар әйләнеше өлкәсендәге җинаятьләрне ачыкларга  ярдәм итә. Моннан тыш акция барышында белгечләрдән бушлай профилактик ярдәм алырга да мөмкин.

Гражданлык позициясен формалаштыру, жәмгыятьтә  шәфкатлелекне һәм гражданлык активлыгын арттыру, социаль проблемаларны чишу максатыннан 12 марттан 19 мартка хэтле "Язгы изгелекләр атналыгы  - игелекле эшләр эстафетасы" (#МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН# хештегы астында) дип аталган акция уткәрелә. Һәр елдагыча, бу атналыктан "Веста" узәге дә читтә калмый.

 

8 март - "Халыкара хатын-кызлар көне", яз һәм хатын-кызларга игътибарны арттыру бәйрәме. Хатын-кызлар Көне 8 март елмаю, бүләкләр, умырзаялар һәм мимозалар белән тулган. Һәр хатын-кыз бу көнне гүзәл булырга омтыла!

Шушы бәйрәм алдыннан Чистай муниципаль районыныда дэулэт автоном учреждениясе халыкка социаль хезмэт күрсәту үзәге «Балкыш» социаль ярдәм алучы хатын-кызлар бәйрәм концертында булдылар.

Көннен яктылыгы- кояшта, күкнен матурлыгы – йолдызларда, җирнен гүзэллеге- кызларда. 8 март хатын-кызларны олылау көне, матурлык бәйрәме. Элеге бәйрәм башка бәйрәмнәрдән яктырак та, җылырак та, мөлаемрак та шикелле.

 Саба районы Иске Икшермә авылында урнашкан “Тургай” приютында Халыкара хатын-кызлар  көне унаеннан “Ягез эле, кызлар!” дигән конкурс үтте. Конкурста кызлар ике командага бүленеп ярыштылар. Ә егетләребез кызларга җырлар, биюлэр, чэчэклэр булэк иттеләр.  Үзләренен  матур теләкләрен җиткезделәр. Бэйрэм бик кунелле булды. Бәйрәмгә балаларнын әниләредә килгән иде. Бэйрэмдэ әнилэрнен катнашуы кичэне тагында ямьлэндереп,  жанландырып жибэрде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International