“Хәбәр ит! Кайда үлем белән сату итәләр?”

2018 елның 12 марты, дүшәмбе

“Хәбәр ит! Кайда үлем белән сату итәләр?” Бөтенроссия акциясенең беренче этабы старт алды.

 Киң җәмәгатчелекнең игътибарын законсыз рәвештә наркотиклар әйләнешен кисәтүгә, шулай ук  наркотик бәйлелектәге кешеләрне дәвалау һәм реабилитацияләү максатыннан инде менә сигезенче ел рәттән  “Хәбәр ит! Кайда үлем белән сату итәләр?” Бөтенроссия акциясенең беренче этабы  бүген старт ала.

   12 марттан 23 мартка кадәр татарстанлылар тәүлекара эшләүче  8(843) 273-43-45 “ышаныч телефоны” аша законга каршы гамәлләр хакында хәбәр итә   яки http://ufskn.tatarstan.ru   сайтына    ФСКН идарәсе Интернет -  кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итә алалар.

   Ел саен акция барышында халыктан кергән мәгълүмат  дистәләгән притоннарны ачыкларга һәм ябарга, законсыз наркотиклар әйләнеше өлкәсендәге җинаятьләрне ачыкларга  ярдәм итә. Моннан тыш акция барышында белгечләрдән бушлай профилактик ярдәм алырга да мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International