Сәламәтлек үз кулыбызда

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

2018 елның 12сентябрь конендә “Родник” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлекчәсе хезмәткәре Кашапова  А.Х. Ботенроссия аеклык көне кысаларына таянып Үзәк авыл җирлегендә “Сәламәтлек үз кулыбызда” дигән темага профилактик әңгәмә уздырды. Әңгәмә “Алкоголь. Җәлеп итү серләре” исемле видеоролик күрсәтү белән үрелеп барды. Чарада социаль хезмәт алучылар катнашты.

         Алкоголь  куллануның зарары һәм нәтиҗәсе турында мәгълүмат бирү, спиртлы эчемлекнең психикага йогынтысы  турында белемнәрне киңәйтү-    әлеге  чараның төп  максаты булып тора иде. Катнашучылар әңгәмә соңында “ Сәламәт  тормышта яшәү өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга: яраткан эш белән шөгыльләнергә, балаларыбызны сәламәт итеп тәрбияләргә кирәк!” дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International