«Виртуаль сәяхәт» КЦСОН "Тылсым"

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

2018 елның  дүртенче июнендә, «Тылсым»  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре Зиннатова Сәрия, Сабирова Алсулар ярдәме белән Кукмара шәһәрендә яшәуче социаль хезмәтләрдән  файдаланучылар  «Виртуаль сәяхәт» технологиясе буенча  Азиянең  төрле шәһәрләрендә булып кайттылар.

          Өлкән виртуаль туристлар үзләренең күптәнге хыялларын тормышка ашырдылар, шул ук вакытта көчле позитив һәм күңел күтәренкелеге алдылар. Чөнки безнең социаль хезмәтләр алучылар арасында күп өлкәннәр дәртле, кызыксынучан, якты тәэсирләр һәм яңа ачышлар белән янучылар. Алар өчен виртуаль туризм– психологик сәламәтлекне саклауның иң яхшы ысулы. Сәяхәт виртуаль гына булсада онытылмас кичерешләр калдыра- болар барысы да өлкәннәрнең кәефен һәм тонусын күтәрә, уңай тәэсирләр калдыра, тормышның матурлыгын күрергә мөмкинлек бирә, авырлыклар белән көрәштә ынанычлы  көчләр өсти.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International