Гаилә көненә багышланган "Башваткыч" уены.

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

15 нче май ‑ Ботендөнья гаилә көне иде . Халыкны социаль яклау булегендә ЗАГС бүлеге белән берлектә гаилә көненә багышланган интерактив “Башваткыч” уены үткәрелде. Уенда районыбызның  өч күркәм гаиләсе - Заляев , Ибраһимов  һәм Сәйфиевлар катнаштылар. Уен  җыр,   көлке, сораулар белән үрелеп алып барылды. Катнашучы гаиләләребез үзләре белән  музыкаль- шигъри күчтәнәчләр алып килгәннәр иде: Заляев Зөлфәт башкаруындагы “Чәчкәләрнең нигә кирәге  бар?”, Сәйфиева Гөлназ башкаруында “Пар балдаклар”  җыры, Ибраһимова Дәлиянең әтисенә  багышлап язган шигыре җанатарларның күңеленә бик хуш килде.

Уенынбызның җиңүчесе итеп иң куп бал җыйган  Заляевлар гаиләсе билгеләнде.  

Аларны халыкны социаль яклау булеге җитәкчесе Айгөл Вафина һәм  ЗАГС бүлеге җитәкчесе Миләушә Зарипова котлады, истәлекле бүләкләр тапшырылды.  Уеныбызда Марсел Җәләлов башкаруындагы җырлар  күңелләрне тагын да кутәреп, күркәм бәйрәмебезне тагында ямьләндерде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International