Кыш-кошлар өчен бик авыр ел фасылы

Салкын да, кар астыннан жим табуда кыенлаша хэм безнең ярдәмне көтәлэр. "Кыш көне кошларны тукландыру " акциясе үткәрү күркәм традициягә әверелде. Азык-төлек белән тулыландыру мөмкинлеге булсын өчен, җимлекләрне уңайлы урыннарда элеп куярга кирәк. Хәлиуллин Минлекадыйр Хәлиулла улы инде күп еллар кошларны ашата. Ул үз куллары белән кечкенә генә йорт - җимлек ясаган. Көн саен, көнбагыш, тары ярмасы, карабодай һәм май сибәргә онытмый. Кышын без аларга булышсак, жэй айларында алар безгэ бик нык ярдэм итэ, - ди Кадыр абый елмаеп.

Соңгы яңарту: 2021 елның 21 феврале, 10:23

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International