Лаеш муниципаль районында «Золотая осень» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә көндезге бүлектә чираттагы дәрес узды. Дәрес сәламләү, музыкаль табышмаклар һәм «әйдәгез, бер-беребезгә комплиментлар» уены белән башланып китте. Дәрес «Змейка», "Ночью замри", «Пригласи партнера» дигән хәрәкәтле уеннар һәм каршылыклар полосасы белән дәвам итте. Чара ахырында кәгазьдән күләмле чәчәкләр ясау буенча мастер-класс үткәрелде, анда социаль хезмәт алучылар кайчы белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен белүләрен ныгыттылар Узлэренен иҗади сәләтләрен күрсәттеләр һәм коллективта эшли белүләрен сынадылар.
Соңгы яңарту: 2021 елның 31 марты, 18:08