Көндезге төркемдә дәрес

24 март, Лаеш муниципаль районында "Золотая осень" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә, көндезге төркемдә дәрес узды. Дәрес башында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән Агашин тренажерын кулланып зарядка үткәрелде. Ул сәламәтләндерү чарасы булып тора, мускулларның барлык төркемнәрен үстерә, осанка бозуларын профилактикалау өчен дэ кулланыла. Дәрес барышында «әкият терапиясе» технологиясен кулланып, «Репка» әкияте уйнатылды. Аның максаты-вак һәм эре моториканы образлы фикерләүне үстерү, шулай ук башкаларны игътибар белән, сабыр гына итеп тыңлау, фантазияне һәм иҗади карашны үстерү. Дәрес «Бочче»уены белән тәмамланды. Җиһазлар «Иҗтимагый инициатива», Республика социаль проектлар конкурсы грантын алу кысаларында сатып алынды.

Соңгы яңарту: 2021 елның 31 марты, 17:37

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International