"СПИД иммунодефициты синдромы" дигән презентация карадылар

Ел саен 1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

Лаеш муниципаль районында "Золотая осень" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Лаеш шәһәренең 1нче гимназиясе базасында 9-11 сыйныф укучылары өчен "СПИД иммунодефициты синдромы" дигән презентация карадылар.

Шөгыльнең максаты-яшүсмерләрдә сәламәт яшәү рәвешен саклау-ВИЧ-инфекцияне иң нәтиҗәле профилактикалау. Шулай ук балигъ булмаган балалар арасында да ВИЧ/СПИДнын тапшыру юллары, тикшерү ысуллары, йогышны булдырмау мөмкинлекләре турындагы мәгълүматлэр белән таныштылар.

Соңыннан һәр яшүсмергә СПИДка каршы көрәш символы - кызыл тасма тапшырылды.

Соңгы яңарту: 2020 елның 7 декабре, 10:28

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International