Искиткеч кешенең юбилее!

11 гыйнвар, Бәширов Әнәс Әлмөхәммәт улы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул Кукмара районының Түбән Усы авылында туган. Әтисе сугышка китэ, һәм 7 ай булганда хәбәрсез югала. Әнисе дүрт бала тәрбияләп үстерэ һәм лаеклы белем бирэ. Әнәс Әлмөхәммәт улы бөтен гомерен игенчелек эшенә багышлый. 1969 елда авыл хуҗалыгы институтын кызыл диплом белән тәмамлый. Безнең республиканың төрле районнарында яшәргә һәм эшләргә туры килде,- ди Энэс абый. Аны хәзер дә бары тик яхшы яктан гына искэ алмалар. 1975 елда язмыш безнең Сокуры авылына алып килә, анда аны"Центральное"совхозы директоры итеп билгелиләр. Хезмәт эшчәнлеге дәверендә күп тапкырлар югары хөкүмәт бүләкләре белән бүләкләнә. "Фидакарь хезмәт өчен" юбилей медале, "Почет Билгесе" ордены, "ТАССР һәм Россия Федерациясенең атказанган агрономы" исеме, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, "Хезмәт ветераны"исеме бар.Олы яшьтэ булуына карамастан, Әнәс Әлмөхәммәт улы актив тормыш белән яши. Узенен гаилэсе белэн бик горурлана. Хатыны Гөлсинә Бәширова белэн өч ул устерэлэр хэм биш оныклары бар.

Соңгы яңарту: 2021 елның 19 гыйнвары, 15:40

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International