Искиткеч кешенең юбилее!

24 декабрь, Лаеш районы Атабай авылында гомер итүче Халидә Мифтах кызы Хөсәенова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Хөрмәтле Халидә апа Сезне чын күңелемнән шундый матур бәйрәмегез белән котлыйсым килә. Ходай сезгә исәнлекле гомерләр, тыныч картлык, балаларына,оныкларына- оныкчыкларына соенеп, көннәреңнең шулай вак-төяк мәшәкатьләр белән генә тәгәрәвен теләр идем. Халидә апа, мин синең сабырлыгыңа, сугыш ачыларын күреп тә, бала чагын иң авыр хезмәттә эшлэп утсэдэ шушы тормышны өзелеп яратуыңа, хичкайданда зарланмый гел яхшылыкка омтылып яшэвенэ сокланам. Әле тагын киләсе туган коннэрендэ үз аякларыңда каршылап, якыннарыңның күңел җылысын тоеп, яшәсәң иде.

Соңгы яңарту: 2020 елның 25 декабре, 11:54

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International