Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан 2018 елның 10 декабрендә “Изгелек” үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү белгечләре мөмкинлекләре чикле бала тәрбияләүче гаиләләрнең өйләренә барып очрашу үткәрделәр. Чара барышында хезмәткәрләр әти-әниләргә ташламалар турында мәглълүмат бирделәр һәм тернәкләндерү үзәгенә җибәрү кагыйдәләре белән таныштырдылар. Очрашу җылы атмосферада үтте һәм бүләкләр тапшыру белән тәмамланды. Әти-әниләр белгечләргэ яңа ел кәефе бүләк иткән өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.