"Бөтенроссия аеклык көне"

2018 елның 11 сентябрендә Бөтенроссия аеклык көне уңаеннан “Изгелек” үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Эчке эшләр бүлеге, балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе, Әтнә үзәк шифаханәсе хезмәткәрләре, мәгариф бүлеге психологы белән берлектә, социаль участокта «Яшүсмерләр мохитендә алкоголизм” дигән темага түгәрәк өстәл үткәрделәр. Чарада бүлекчәдә исәптә торуча ата-аналар катнашты. Белгечләр алар белән мәгълүмати эш алып бардылар һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы буклетлар өләштеләр.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International