Җылылык һәм кайгыртучанлык вакыты

Халыкара өлкәннәр көне декадасында «Туган як» республика акциясе кысаларында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларда яшәүче якташларына бару күркәм традициягә әверелде.

Бүген Лаеш районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Елена Сюнина, халыкка социаль хезмәт күрсәтү «Алтын көз» комплекслы үзәге директоры Ольга Башкирова, Мәрхәмәтлек Ордены әгъзалары составындагы делегация Чистай интернат – йортында яшәүче өлкән яшьтәге якташлары янына бардылар.

Визит барышында барысына да Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьевтан азык-төлек җыелмалары тапшырылды. Көмеш яшьтәге волонтерлар концерт һәм мастер-класс оештырдылар.

Биредә аларны онытмыйлар, хәтерлиләр һәм ел саен килеп китәләр, өлкәннәр рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.  

Кунаклар интернат-йорты коллективына өлкәннәргә карата сизгер мөнәсәбәт өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Соңгы яңарту: 2018 елның 26 октябре, 08:37

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International