«Мин яратам сине Татарстан» викторинасы

30 октябрь Лаеш муниципаль районының халыкны социаль тәэмин итү «Алтын көз» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Бердәм Россия» партиясенең Лаеш бүлеге белгечләре белән берлектә «РФдә яшьләргә патриотик тәрбия бирү» дәүләт программасы буенча чаралар планын үтәү һәм Лаеш шәһәренең 1 нче гимназиясендә «тарихи хәтер» дигән чаралар планын үтәү кысаларында 1 һәм 4 нче сыйныфта «Мин яратам сине Татарстан» викторинасын уздырдылар.

Викторина барышында һәр сыйныф 2 командага бүленде. Яшүсмерләр белгечләр тарафыннан әзерләнгән сорауларга актив җавап бирделәр, үзләренең кече ватаннары турында күп кенә кызыклы нәрсәләр белделәр. Викторина барышында 1 нче сыйныф укучылары «Татарстан» һәм «Россия» командаларының исемнәрен уйлап таптылар, 4 нче сыйныфта «Лаеш» һәм «Лаеш-2»командалары исемнәрен таптылар.

Әлеге викторинаның максаты Татарстанда яшәүче кешеләрнең мәдәният һәйкәлләренә һәм традицияләренә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү.

Жюри нәтиҗә ясады  «Татарстан» командасы 1 урынны һәм «Россия» командасы 2 урынны, «Лаеш» һәм «Лаеш-2» командалары «ничья»исәбе белән яулады.

Әлеге чара ахырында һәр бала «Бердәм Россия» партиясенең Лаеш бүлегеннән кечкенә генә истәлекле бүләк алды.

Соңгы яңарту: 2018 елның 31 октябре, 16:37

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International