Туклану шартлары

 

 

Җитештерү урыннары һәм технологик җиһазлар

Цехларның үзара урнашуы җитештерү контроленең төгәллек таләпләренә җавап бирә: мәсәлән, яшелчәләр яшелчә саклау урыныннан беренчел эшкәртү цехына килә, аннан азык-төлек блогының яшелчәләр цехына, азык-төлек блогында чи һәм пешкән яшелчәләр өчен аерым өстәлләр бар;

-барлык  җитештерү бүлмәләрендә  чистарту һәм дезинфикцияләү чаралары кулланып дымлы чүпрәк белән җыештыру. Җитештерү һәм склад бүлмәләренең, азык-төлек блогының стеналары, даими рәвештә юып, чистартып торырга уңайлы материал белән тышланган;

-биреләсе суның сыйфаты гамәлдәге санитария нормалары таләпләренә җавап бирә: суны химик-санитар, бактериологик- санитар тикшеру ФБУЗ “ТР Саба, Кукмара, Мамадыш районнары гигиена һәм эпидмиология үзәге” планы буенча Договор нигезендә алып барыла. Беркетмәләре бар.

- җитештерү бүлмәләре санитария-гигиена нормаларына туры китереп кимерүчеләрдән, бөҗәкләрдән, кошлардан саклау таләпләренә җавап бирерлек итеп җиһазландырылган. Дератизация, дезинсекция эшләре договор нигезендә  ФБУЗ “ТР Саба, Кукмара, Мамадыш районнары гигиена һәм эпидмиология үзәге”тарафыннан  алып барыла. Беркетмәләре бар.

-төркемнәрдә, санитар-көнкүреш бүлмәләрендә, склад бүлмәләрендә, азык-төлек блогында җитәрлек күләмдә кул юу җиһазлары бар. Аларга тиешле таләпләргә туры килерлек чистарткыч һәм дезинфикцияләгеч куелган.

- дезинфикцияләү чаралары аерым бикле шкафларда саклана.

-азык-төлек белән бәйләнешкә керүче өслекләр инструкция нигезендә юыла һәм дезинфикцияләнә.

 

Санитар-көнкүреш бүлмәләре

Социаль хезмәтләр алучылар һәм хезмәткәрләр өчен санитар-көнкүреш бүлмәләре җитәрлек санда. Һәрберсендә кул юарга кирәклеге турында язулар бар.

- санитар-көнкүреш бүлмәләрен җыештыру программасы бар, катгый нигездә үтәлә

 

Оешмага кайтарылучы азык- төлек

-кайтарылучы азык-төлек сертификат һәм декларация нигезендә генә кабул ителә.

- азык-төлекне кабул иткәндә капларның торышы, төрелеше, тиз бозылучы азык-төлекнең тышкы кыяфәте комиссия тарафыннан тикшерелә.

-  азык- төлек иминлеге таләпләре, саклау вакыты, сыйфаты буенча китерүче өстеннән күзәтү алып барыла.

- кайтарылучы азык-төлекнең сыйфаты  “Лаборатор тикшерү үзәгендә” ФБУЗ “ТР Саба, Кукмара, Мамадыш районнары гигиена һәм эпидмиология үзәге”тарафыннан  лаборатор тикшерү уза. Акт, тикшерү беркетмәләре бар

 

Азык-төлекне саклау шартлары

- склад бүлмәләренең стеналары, түшәмнәре даими рәвештә юып, чистартып торырга уңайлы материал белән тышланган.

-төрле төрдәге азык-төлекне саклау өчен җитәрлек санда суыткычлар бар: йомыркага, сөт продукциясенә аерым, ит һәм балык өчен аерым.

- һава юлы белән зарарланудан саклау өчен азык-төлек  аерым ябык савытларга салына.

-азык-төлекнең килү һәм саклану вакыты комиссия тарафынан контрольда тотыла.

-суыткычларда температура режимын котрольда тоту журналы, гигрометр торышын алып бару журналы бар, һәр суыткычта, морозильникта термометрлар куелган, склад бүлмәсендә гигрометр куелган.

- азык-төлекне саклау шартлары һәм режим бозылу очракларын теркәү журналы бар.

 

Сыйфатсыз һәм куркыныч ризыкларны утилизацияләү һәм юкка чыгаруның технологик процессы

- саклану һәм әйләнештән алынган ризыкларны (бәрәңге) саклау срогы үтәлә.

- сыйфатсыз ризыкларның нигезле рәвештә әйләнештән алынуының, аларны утилизацияләү һәм юкка чыгару буенча документлар алып барыла

- чыгару һәм калдыкларны утилизацияләү буенча ҖЧҖ “Экосервис” оешмасы белән килешү төзелгән.

 

Социаль хезмәт алучыларның тукланунуларын оештыру.

стационар – 5 тапкыр ашау, озатып йөрүче – 3 тапкыр ашау, полустационар – 3 тапкыр ашау .

Соңгы яңарту: 2020 елның 18 феврале, 15:43

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International