Санитар-эпидемиологик чаралар көчәйтелде.

Яңа COVID-19 коронавирус йогышын профилактикалау һәм булдырмау максатыннан Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында санитар-эпидемиологик чаралар көчәйтелде, барлык санитар нормалар үтәлә. Барлык җиһазларны, инвентарьларны, ишек тоткаларын, өстәл һәм урындыкларны дезинфекцияләү һәм һаваны зарарсызландыру даими үткәрелә. Куркынычсыз араны саклау өчен тамгалар билгеләнде, ашханәдә туклану этаплап кече төркемнәр белән башкарыла. Барлык хезмәткәрләр битлек һәм перчаткаларда эшлиләр һәм кулларны даими рәвештә антисептик чара белән эшкәртәләр.

Соңгы яңарту: 2020 елның 22 июле, 14:40

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International