Котлау открыткалары ясау буенча иҗади дәрес

04 март, Лаеш муниципаль районында «Золотая осень» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге базасында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә көндезге төркемдә чираттагы дәрес узды. Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан социаль хезмәт алучылар белән котлау открыткалары ясау буенча иҗади дәрес үткәрелде. Без үз кулларыбыз белән ясый торган открытка-яраткан әниләребез һәм әбиләребез өчен менә дигән бүләк, чөнки ул күңелнең бер өлешен һәм мәхәббәт тамчысын саклый. Балалар зур кызыксыну, җылы һәм якын кешегә, шатлык бүләк итү теләге белән, котлау открыткалары ясадылар. Эшләр якты, матур килеп чыкты, ә открыткаларда теләкләр ихлас һәм игелекле булды.

Соңгы яңарту: 2021 елның 11 марты, 16:25

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International