Тәрбия мәктәбе.

 «Тәрбияләү мәктәбе»

 «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы тәрбияләү  системасын гамәлгә кертү кысаларында тулысынча яки өлешчә үз-үзләрен карау сәләтен югалткан өлкәннәрне, яйсә авыруларны караучы туганнарына  махсус дәресләр үткәрү максатыннан  «Тәрбияләү мәктәбе» оештырылды.

Шушы максаттан узәккә 110 менлек тернәкләндерү җиһазлары алынды, махсус бүлмә булдырылды.

Әлеге курслар урын өстендә калган авыруларны дөрес тәрбияләү, аларга куркынычсыз мохит тәэмин итү, озак вакытлы постель режимы белән бәйле өзлегүләрен кисәтү һәм башка күнекмәләрне үзләштерергә мөмкинлек бирә.

2020 ел эчендә үзәкнең медицина хезмәткәре тарафыннан барлыгы 19 группалы һәм 149 индивидуаль дәресләр үткәрелгән.  Әлеге дәресләрдә авыру тәрбияләүче 18 кеше, һәм өлкәнәрне караучы барлык социаль хезмәткәрләр катнашып, практик күнекмәләр алган.

"Тәрбия мәктәбе"ндә  алган белемнәр һәм күнекмәләр авыруга мөмкин кадәр тулы һәм лаеклы тормыш өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк. 

 

 

Соңгы яңарту: 2023 елның 26 гыйнвары, 15:31

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International