Өлкәннәр белән «Гарденотерапия» технологиясен куллану

2019 елның 21 июнендә Әтнә муниципаль районы «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре Мәрдәнова З. Х. һәм Хәкимова А. К. үз карамагындагы өлкәннәр  белән «Гарденотерапия» технологиясен кулланып эш алып бардылар. Әлеге технологиянең максаты булып өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга үсемлекләр аша психологик ярдәм күрсәтү тора. Чара барышында аларга бакча чәчәкләрен үстерү һәм карау буенча төрле киңәшләр бирелде, аларны үстерүдә яңа алымнар өйрәтелде.  Өлкәннәр үзләре өчен уңай хисләр алдылар. Бу сәламәтлек өчен иң мөһим факторларының берсе булып тора.

  

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International