Янгын хәбәрчеләре буенча эш үткәрү

Лаеш муниципаль районының  халыкка социаль хезмәт күрсәтү «Алтын көз» комплекслы үзәге белгечләре күзәтү эшчәнлеге һәм Лаеш муниципаль районының 118 нче янгын часте бүлеге белән берлектә янгын белдерүчеләрнең эшен тикшерү буенча ведомствоара учетта торучы гаиләләргә һәм күп балалы гаиләләргә рейд уздырганнар.

Эш барышында 21 гаиләгә янгын белдерүләрендә батарейкалар алыштырылды һәм 6 гаиләгә район бюджеты хисабына яңа хәбәрчеләр урнаштырылды.

Шулай ук барлык гаиләләр белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде, белешмәлекләр һәм буклетлар тапшырылды. Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.

Соңгы яңарту: 2018 елның 31 октябре, 16:40

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International