Максат: үз-үзеңә хезмәт күрсәтү дефициты булган кешеләр өчен лаеклы тормыш сыйфатын тәэмин итү.
Изоляция чорында Баулы интернат-йорты белгечләре социаль хезмәт алучылар белән көн саен саф һавада йөриләр. Бу социаль хезмәт алучыларны тернәкләндерү процессы буенча, көн тәртибенен бик мөһим пункты һәм аерылгысыз өлеше булып тора. Интернат-йорты белгечләре ялларны төрлеләндерергә тырышалар. Саф һавада йөрү вакытында алар укыйлар, бармак гимнастикасы үткәрәләр һәм башкалар.
Интернат-йортында яшәүчеләр нарат исе белән тулган чиста һава сулап кына калмыйлар, ниндидер яңалыкны да беләләр, күңел ачалар һәм аралашалар.
Соңгы яңарту: 2020 елның 31 мае, 11:19