"Гарденотерапия» технологиясен кулланып, өлкәннәребез дару үләннәре җыя

Июль - барлык үләннәрнең дә иң «кайнар» чоры. Елның нәкъ менә шул вакытында күп кенә дару үләннәрен җыеп калырга кирәк. Шуны истә тотып, Әтнә муниципаль районының "Изгелек" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре Хәкимова Альбина, Минибаева Зөлфия һәм Әминова Дилә "Гарденотерапия" технологиясен кулланып, үз карамагындагыларга кара карлыган яфраклары һәм иван чәй җыярга булышалар. Дару үләннәрен җыю өлкәннәрне тынычландыра, психоэмоциональ халәтне яхшыртырга мөмкинлек бирә. Әлеге үләннәр нигезендә әзерләнгән эчемлекләр сәламәтлекне ныгыту өчен профилактик һәм ярдәмче чара буларак кулланыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International