"Изгелек" үзәгендә карамакта торучы өлкәнебезне 70 яшьлек юбилее белән котлау

 

 

Әтнә районы «Изгелек» үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә  карамакта торган Хәйретдинова Лидия Габдрахман кызы үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Лидия Габдрахман кызы үзенең бөтен хезмәт эшчәнлеген мәктәптә яшь буынны тәрбияләүгә  багышлаган. Ул һәрвакыт башкаларга хезмәт сөючәнлек һәм күңел көрлеге үрнәге бирүче булган.  Лидия апа ире белән дүрт бала тәрбияләп үстергән, җиде оныгы бар. Аның шат күңеллелеге һәм тормыш сөючәнлеге күп авырлыкларны җиңәргә ярдәм иткән. Үзәк хезмәткәрләре юбилярны котлап, нык сәламәтлек, иминлек, тыныч һәм бәхетле көннәр теләделәр. Җылы сүзләрдән һәм игътибардан Лидия апаның күзләре яшьләнде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International