Социаль хезмәтләр күрсәтү тәртибе һәм шартлары

Социаль хезмәтләрне түләүсез яки түләүле, яисә өлешчә түләүле рәвештә күрсәтү тәртибе

1. Психоневрологик интернатларның стационар формасында социаль хезмәтләр күрсәтү, 2-нче матдәдәге күрсәтелгән социаль хезмәтләр алучылардан башка, түләүле яки өлешчә түләүле рәвештә күрсәтелә.

2. Психоневрологик интернатларның стационар формасындагы социаль хезмәтләр түбәндәгеләр өчен түләүсез күрсәтелә:

а) Милләтара (этникара) кораллы бәрелешләрдән, гадәттән тыш хәлләрдән зыян күрүчеләргә;

б) Бөек Ватан Сугышы ялгыз инвалидларына;

в) Бөек Ватан Сугышы ялгыз калган катнашучыларына.

Психоневрологик интернатларның стационар формасындагы социаль хезмәтләр өчен түләү социаль хезмәтләрнең тарифларына нигезләнеп хисаплап чыгарылган бәясенә тәңгәл килә, ләкин социаль хезмәт алучының уртача җан исәбе кеременнән 75 процентыннан артмаска тиеш

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:05

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International