«Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә багышлана…»

Җиңү көне-искиткеч бәйрәм, бу көнне без Бөек Җиңү һәм аның өчен гомерләрен биргәннәр турында искә алабыз.

             Бөек Ватан сугышы, батырлык һәм җиңүгә нинди бәяләр белән ирешү турында белемнәрне киңәйтү максатыннан, 6 нчы май көнне, Баулы районы «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре балигъ булмаган балалар белән " Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә багышлана…» исемлэнгэн чара уздырдылар.

             Чара башында сугыш кырларында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Сугышның истәлекле даталарын искә төшерделәр һәм «Кызлар сугыш буенча барганнар " исемле документаль фильм карадылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International