Учреждениене җиһазлар һәм техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү

Учреждениедә “Аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карау һәм реабилитацияләү мәктәбе” кабинеты  укыту дәресләрен үткәрү өчен барлык кирәкле җиһазлар һәм инвентарь белән җиһазландырылган.

“Забота” халыкка к социаль хезмәт күрсәтү  комплекслы үзәге тарафыннан Тәрбия мәктәбендә дәресләрнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан кирәкле җайланмалар, җиһазлар, инвентарьлар һәм аларга комплектлау әйберләре сатып алынды. Кабинетта ятучы авырулар өчен түшәк, хәрәкәтләнү җайланмалары үрнәкләре, санитар һәм инвалид кәнәфиләр, күчеп утыру һәм коену өчен куелган җайланмалар, борылу дисклары урнаштырылган. Авыруны күчереп утырту, яткыру өчен шуып йөрүче җәймәләр, пояслар бар. Тыңлаучылар адаптацияләнгән ашханә приборлары, күкрәк сөлгеләре,  оекбашлар кию өчен җайланмалар һәм башка файдалы аксессуарлар кулланып тәҗрибә туплый алалар.

Соңгы яңарту: 2020 елның 12 ноябре, 14:41

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International