Гомүми мәгълүмат

Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы “Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йорты” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе Җәлил поселыгында түбәндәге адрес буенча урнашкан: 423368, Татарстан Республикасы, Җәлил поселыгы, Урман ур., 2 йорт.

 


Оештыручысы Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.

Оешманың мәйданы: 4125.7 кв.м.

Җир кишәрлегенең мәйданы: 19375 кв.м.

Интернат-йорт чикләнгән территориядә урнашкан һәм медицина блогы, 2,3 урынлы торак бүлмәләр, административ бүлек, аш-су бүлмәсе, кер-юу урыны һәм мунча, склад, гаражлар  урнашкан катлы, кирпичтан төзелгән торак корпустан тора. Интернат-йортның бинасы  1979 елда тапшырылган. 2015-2016 елларда бинага капиталь ремонт ясалган.

Оешма территориясендә төрле үсентеләр һәм җимеш агачлары бар. Җәмәгать тәртибен саклау максатында интернатта пропусклы режим эшли.

Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты 130 урынга исәпләнгән.

Безнең миссия – өлкәннәр һәм инвалидларга дәүләт тарафыннан гарантияләнгән профессиональ социаль хезмәтләр, шулай ук өстәмә түләүле югары сыйфатлы хезмәтләр күрсәтү.

Безнең максат - заманча методикалар кулланып өлкәннәрне һәм инвалидларны тәрбия кылу, социаль-медицина реабилитацияләү.

Эш режимы: тәүлек буе.

Кабул итү көннәре: көн саен 7:30дан 16:30 сәгатькә кадәр .Төшке аш 11:00дән 12: 00гә кадәр

ял көннәре: шимбә, якшәмбе

Телефон: 8(85559) 67-8-35 Директор

Тел/факс-8(85559) 67-8-34 Бухгалтерия

Телефон: 8(85559) 67-6-77 Вахта

Email : internatdjalil@rambler.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International