Гомуми мәгълүмат

Халыкны социаль яклау системасының Дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү оешмасы “Алабуга психоневрология интернат”ы (алга таба – Оешма, кыскартылган варианты - ДАСХКО “АПНИ”) 1972 нче елда Татарстан АССРның социаль тәэминат министры боерыгы буенча оештырылган.

Оешма Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары белән каралган Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының халыкны социаль яклау өлкәсендәге вәкаләтләрен тормышка ашыруны тәэмин итү максатыннан эшләр башкару, хезмәт күрсәтү өчен булдырылган коммерциячел булмаган оешма булып тора.

Оешма Татарстан Республикасының Хезмәт,  мәшгульлек  һәм социаль яклау министрлыгы тармагына буйсынган юридик зат булып тора.

Оешманың гамәлгә куючы функцияләрен һәм вәкаләтләрен Татарстан Республикасы исеменнән Хезмәт,  мәшгульлек  һәм социаль яклау министрлыгы башкара.

Татарстан Республикасы исеме белән эш итүче Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы  оешманың милек иясе функцияләрен һәм вәкаләтләрен башкара.

Дәүләт регистрациясен үткән вакыттан алып, оешма юридик зат хокукларын ала.

Оешманың үз мөстәкыйль балансы,  аерымланган милеге, мөһере, штампы һәм үзенең исеме белән бланклары бар.

Алабуга психоневрология интернатында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар:

Өлкән яшьтәге гражданнар (55 яшь һәм аннан да олырак булган хатын-кызлар белән  60 яшь һәм аннан да олырак булган ир-атлар), 18 яшь  һәм аннан да олырак булган, озакка сузылган психик авыру белән авыручы, үз-үзенә хезмәт күрсәтүне, мөстәкыйль йөрүне, төп тормыш ихтыяҗларын башкару мөмкинлеген өлешчә я тулысынча югалту сәбәпле социаль хезмәт күрсәтүнең стационар формасында күрсәтелүче хезмәтләргә мохтаҗ булган инвалидлар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International