ноябрь аенда үткәрелгән чаралар

4 ноябрь-Халыклар бердәмлеге көне.

  

"Бердәмлек"- төшенчасе туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Баулының "СемьЯ" балалар hәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Халыклар бердэмлеге көне бик күңелле үтте. Тәрбиячеләр Халиуллина Л.Р. hәм Сабирова Г.М. ж,итәкчелегендэ бәйрәм темасына викторина үткәрелде. Өлкән яшьтәге балалар "Халык бердәмлеге көне" дип исемләнгән стенгазета, кече яшьтәге балалар "Игелек агачы" hәм Россия флаглары аппликациясен әзерләделәр...

Тәрбияче: Халиуллина Л.Р.

 

"Гаилә - ул..." исемле рәсемнәр конкурсы

  

Баулының "СемьЯ" ("Гаилә") исемле балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Гаилә - ул..." дигән рәсем конкурсы игълан ителде. Балалар үзләренең иҗади сәләтләрен, фантазияләрен күрсәттеләр һәм гаилә турында үз фикерләрен символлар аша тасвирладылар. Күбесенең рәсемнәрендә йорт, кояш, чәчәкләр сурәтләнгән, һәм болар барысы да якты һәм ачык төсләрдә. Балалар аңында гаилә образы җылылык, күңеллелек учагы, яшәргә көч алу һәм авырлыклардан саклану урыны булып калыр дип ышанасы килә.

Гульнара Батталова

"Әни” диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз, hич ярамый,
"Әни” сүзен таптарга.

   
Минем әнием доньядагы иң матур кеше. Аның карашы бик ягымлы, керфеклэре матур, кашлары бик куе. Әниемнең кыска кара чәчләре үзенә бик килешә. Мин әниемне бик яратам, чөнки минем өчен аннан да кадерлерәк кеше юк. Әнием тәмле итеп ашлар пешерә. Минем әнием иң әйбәт иң матур кеше.
    Безнең приютта тәрбияләнүче һәр бала үз әниләрен сагынып инша язып көтә.
    Тәрбияче: Идиатуллина Розаля Нургали кызы

Хезмәт

    

 "Гайлә" балалар Һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында хезмәт күнекмәләрен формалаштыруга зур игьтибар бирелэ.

  Хезмәт күнекмәләре кеше тормышы тәләпләренә салына.

  Яшүсмерләрдә хезмәт күнекмәләренең ни дәрәж,әда  формалашуына аларның алга таба үзбилгеләнү бәйле.

  Теләсә кайсы хезмәтне балалар үзләренең теләкләре белән башлап мөстәкыль шәхес икәнлекләрен күрсәтергә тиешләр.

  Чын тәрбия бары тик хезмәт hәм мәгнәлек нигезенда генә мөмкин.

Тәрбияче: Халиуллина Л.Р.

Баулының "СемьЯ" ("Гаилә") приютында Әниләр көне

 

      Әни-иң якын һәм якын кеше. Ул бала тормышында мөһим роль уйный. Безнең илдә дә ул рәсми рәвештә ноябрьнең һәр соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә.
Әлбәттә, Әниләр Көне - иң дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе, чөнки без барыбыз да балачактан алып соңгы көннәргә кадәр үз күңелебездә бердәнбер һәм кабатланмас образны — барысын да аңлый торган әни образы алып барабыз.
Балалар бу искиткеч бәйрәмгә бик озак әзерләнделәр. Матур җырлар һәм шигырьләр өйрәнделәр, биеделәр, гаиләгә багышлап рәсемнәр ясадылар. Әниләр көне бик күңелле һәм наз белән узды. Әниләр күзләрендә балалары өчен горурлык һәм шатлыктан яшь күренде. Балалар да әниләренең уйнавыннан бик сөенде. Ә педагогларда канәгатьләнү һәм бәхет хисе иде.
   Без бәйрәмгә килгән барлык аналарга, килгән кунакларга катнашканнары рәхмәтлебез. Әниләрнең матур һәм назлы елмаюларын, балаларының бәхетле күзләрен күрү бик күңелле булды.

Тәрбияче Батталова Гөлнара

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International