"Яшьүсмер – 2019» ведомствоара профилактик операциясе

Гадәттәгечә, 3 июньнән Әтнә муниципаль районы территориясендә   "Яшьүсмер – 2019» ведомствоара профилактик операциясе старт алды. Ул өч этапта үткәрелә: «Сукбайчылык», «Каникуллар» һәм «Гаилә».  Әлеге операция балигъ булмаганнарның сукбайчылыгын һәм хокук бозуларын кисәтү, каникуллар чорында яшүсмерләр җинаятьчелеген булдырмау, балаларны социаль-хокукый яклауны көчәйтү мәсьәләләрен комплекслы хәл итү максатыннан үткәрелә. "Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре  Россия Эчке эшләр министрлыгының «Әтнә» бүлекчәсе, балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын саклау комиссиясе белгечләре, авыл җирлекләре хезмәткәрләре һәм район педиатры белән берлектә, төрле профилактика субъектларының ведомство учетларында торучы 12 гаиләдә булдылар. Ата - аналар белән балигъ булмаганнарның ялын оештыруга һәм хокук бозуларны булдырмауга юнәлдерелгән әңгәмәләр үткәрелде һәм буклетлар тапшырылды.

                              

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International